news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Япония «омикрон» аркасында илгә керүгә чикләүне озайта

Элегрәк чикләүләр ел ахырына кадәр кертелер дип ниятләнгән.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Япония хакимияте коронавирусның «омикрон» штаммы таралуына бәйле рәвештә элек илгә керүгә кертелгән чикләүләрне озайтырга карар кылды, дип белдерде матбугат конференциясе барышында ил премьер-министры Фумио Кисида.

«Без Яңа ел алды көннәрендә һәм Яңа ел бәйрәмнәре вакытында вазгыятьне игътибар белән күзәтергә ниятлибез һәм кертелгән чараларны вакытлыча озайтабыз», - дип билгеләп үтте ул.

Элегрәк чикләүләр ел ахырына кадәр кертелер дип ниятләнгән булган, дип хәбәр итә РИА Новости. 

news_right_1
news_right_2
news_bot