news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Япония Мәдәният көнен бәйрәм итә

Дәүләт күләмендә үткәрелә торган әлеге бәйрәм император Мейдзиның туган көненә туры килә.

(Казан, 3 ноябрь, "Татар-информ"). Япониядә 3 ноябрьдә зурлап билгеләп үтелә торган бәйрәм император Мейдзиның туган көненә (1852 елның 3 ноябре – 1912 елның 30 июле; Япониянең 122 нче императоры) туры килә, дип яза Calendar.ru - “Истәлекле көннәр календаре”.

Әлеге дата Япониядә 1927 елдан бирле “Мейдзи көнен бәйрәм итү” буларак 1948 елга кадәр билгеләп үтелгән. “Милли бәйрәмнәр турында канун” нәкъ шушы елдан аны “Мәдәният көне” итеп үзгәрткән. Бәйрәмнең төп максаты – “ирек һәм тынычлык ярату, мәдәният үсешенә йогынты ясау” дип билгеләнә.
Шулай итеп, Мейдзи исеме бәйрәм атамасыннан төшеп кала, әмма нәкъ менә Япониядә Мейдзи императорлык иткән чакта бу илдә “мәдәни революция” була да инде, диелә мәгълүмати хәбәрдә.

Гадәттә бу көнне әдәбиятта, поэзиядә, сәнгать өлкәсендә уңыш казанган кешеләргә премияләр бирелә. Яшь язучыларның уңышлары аеруча зурлап билгеләп үтелә. Шул рәвешле яшьләр арасында әдәбиятны танытуга һәм үстерүгә өлеш кертелә.

Мәдәният көнендә чит ил студентлары үз илләренең мәдәниятен – милли киемнәрен, ризыгын, музыкасын пропагандалый. Яшьләр өчен бәйрәмнең иң матур өлеше кич белән - студентлар оркестры, рок- һәм джаз-музыка төркемнәре чыгышы башлангач була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100