Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Япония императоры Акихито 2019 елда тәхеттән ваз кичәчәк
Аның улы - 57 яшьлек принц Нарухито яңа император булыр, дип көтелә.
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Япония императоры Акихито 2019 елның 30 апрелендә тәхеттән ваз кичәчәк, дип хәбәр итә Япониянең Kyodo мәгълүмат агентлыгы ил премьер-министры Синдзо Абэның белдерүенә сылтама ясап.
Бу – соңгы 200 елда беренче тапкыр Япония императорының тәхеттән ваз кичү очрагы булачак.
83 яшьлек император узган елда ук тәхеттән ваз кичәргә ниятләвен әйткән иде.
«Яңа император үз вазифаларын намус белән башкарыр дип өметләнәм», - диде ул.
Соңгы тапкыр император Кокаку үз теләге белән тәхеттән ваз кичкән. Бу – 1817 елда була.
Хәзерге император Акихито әтисе – император Хирохито үлгәннән соң 1989 елның 7 гыйнварында 55 яшендә тәхеткә утыра.
Аның улы, 57 яшьлек принц Нарухито яңа император булыр, дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз