Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Япон сәнәгатьчеләре “Алабуга” МИЗ белән таныша
^Япон сәнәгатьчеләре “Алабуга” МИЗ белән таныша
(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Әнвәр Минһаҗев). Бүген Япониянең “Кайданрэн” Икътисади оешмалар федерациясе вәкилләре рәсми сәфәр белән Татарстанга килде. Сәфәрнең төп максаты – “Алабуга” махсус икътисади зонасы белән танышу.
“Татар-информ” агентлыгына ТР буенча махсус икътисади зоналар белән идарә итү буенча Федераль агентлык территориаль идарәсе җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев хәбәр иткәнчә, “Кайданрэн” Икътисади оешмалар федерациясе сәнәгать предприятиеләре ассоциациясе кебек оешма. Сәфәр танышу максатыннан кылына, аның программасында махсус икътисади зона территорияләрендә булу, ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгында сөйләшүләр үткәрү. “Федерациягә керүче предприятиеләр, бәлки, резидентлар сыйфатында “Алабуга” МИЗ белән кызыксынырлар”, - дип билгеләп үтте Тимур Шаһивәлиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз