Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Япон кызы татар телендә “И, туган тел” җырын башкарган видеосын Инстаграмга куйды
Мидзуки Накамура сүзләренчә, аның әбисе татар милләтеннән булган.
“Казах телендә җыр җырлаган идем, бер татар дустым “әйдә, татарча җырла”, дип, миңа комментарий язды. Онытмыйм, әлбәттә. Минем әбием татар иде, димәк, мин япон-татар баласы булам. Шулай итеп, постны куям: татар дөньясында иң мәшһүр җыр – “И, туган тел”. Инде өч ел элек, миңа әле 23 яшь чагында, иң беренче тапкыр татар теле буенча 2015 елда III Халыкара олимпиадада катнашканда ук җырладым. Ай-һай, Казанга тагын кайтырга уйлыйм. Ноябрь аенда фәнни эшләрем буенча кайтам”, - дигән Мидзуки Накамура.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз