news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Япон егете милләттәшенә татар теле өйрәтә

Татарстанда татар телен өйрәнеп киткән Юто Хишияма Токиода татар телендә шәхси дәресләр бирә башлады.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Токиода яшәүче япон егете Юто Хишияма Япониядә татар теле дәресләре укыта башлаган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә 2014 елда Халыкара татар теле һәм татар әдәбияты олимпиадасы җиңүчесе, Казан федераль университетында ике ел магистрлыкта белем алган япон егете Юто  Хишияма Токиодан хәбәр итте.

“Япониядә шәхси дәресләр бирә башладым, - ди Юто Хишияма. - Россия тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучы укучымның да исеме Юто. Ул моңарчы рус телен өйрәнгән. Татар теле өйрәтүемне сорап миңа мөрәҗәгать итте. Дәрес уздырганда укучыма Татарстан, Казан турында сөйлим. Үзенчәлекле мәдәният, кызыклы шәхесләр турында да бәян итәм. Аңа барысы да кызыклы”.

“Татар-информ” хәбәрчесе Ютоның укучысы Юто Ивасаки белән дә элемтәгә чыкты. Юто Ивасаки һөнәре буенча дизайнер. “Россия тарихы белән кызыксынам, аеруча монгол чоры игътибарымны җәлеп итә. Шуңа күрә татар телен өйрәнергә дигән карарга килдем. Остазым Юто турында Интернеттан белдем. Япониядәге рус телле җәмгыять сайтында татарча өйрәнәсем килә, - дип мөрәҗәгать иткән идем. Баксаң, Токиода  каласында Татарстанда татар телен өйрәнеп кайткан Юто Хишияма яши икән. Менә хәзер мин аннан татар теле дәресләре алам. Дәресләр күңелле, мавыктыргыч уза. Телегез матур икән”, - диде Юто Ивасаки.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100