news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Япон егете Лондонда татар теле дәресләре бирә

Бөекбритания башкаласында татар теле буенча курслар эшли башлый.

Япон егете Лондонда татар теле дәресләре бирә
архив/Салават Камалетдинов
(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Лондонда татар теле дәресләре оештырыла. Бу хакта Бөекбритания башкаласында яшәүче татарлар һәм башкортларның "Заман" оешмасы  хәбәр итә. 
Дәресләр 14 сентябрьдан башлана. Аларга теләгән һәр кеше йөри алачак.  Курсларны япон егете Чихиро Тагучи алып барачак.
 
  •  Чихиро Тагучига 21 яшь, Токио университетында белем ала. Татар телен моннан 3 ел элек өйрәнә башлаган.  Сүз уңаеннан, Чихиро быел Халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында да катнашкан иде. Олимпиадада аңа тиңнәр булмады. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot