news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Япон егете Лондон сабан туена килеп, җирле татарларны татарча сөйләшергә этәргән

Лондон татарлары быел юбилей сабан туен уздырган.

Япон егете Лондон сабан туена килеп, җирле татарларны татарча сөйләшергә этәргән
Әмирә Гатина фотосы

Лондонда быел унынчы тапкыр сабан туе узган. Бәйрәмдә Япониядән Чихиро Тагучи да булган. Ул татар дөньясында билгеле шәхес, 2019 елда татар теленнән халыкара олимпиадада Гран-при алган иде. Чихиро соңгы җиде ел дәвамында татар телен өйрәнә. Хәзерге вакытта Чихиро Шотландиядә яши, Лондонга сабантуйга махсус килгән.

Җирле татарлар арасында күпчелекне элекке Советлар Союзы илләреннән күчеп килүчеләр тәшкил итә, алар күп очракта үзара русча сөйләшә. «Лондон сабан туена Чихироның килүе безне туган телебездә сөйләшергә этәрде, – ди сабан туен оештыручы волонтерларның берсе Ландыш Янборисова. – Чихиро русча начар сөйләшә, ә татар теле камил. Аңа ияреп, җирле татарлар туган телләрен искә төшереп, татарча сөйләште».

Оештыручылар сүзләренчә, башка еллардагыдан аермалы буларак, быел сабан туена халык күбрәк җыелган. Моның сәбәбе – Бөекбританиядә яшәүче татарлар һәм башкортларның «Заман» ассоциациясе ачкан сайтның һәм социаль челтәрләрдәге аккаунтларның актив эшләп торуы, ди алар. Яңа кунакларны күп җәлеп итә алуларын оештыручылар быелгы сабан туеның төп үзенчәлеге дип атадылар. 

«Лондонда сабан туен үз көчебез белән уздырабыз, рәсми чыгышлар, йолдызлар булмый. Җирле татарлар һәм башкортлар конкурслар әзерли, җырлыйбыз, биибез, өстәлгә ризыкларны да үзебез әзерләп киләбез», – диде оештыручы-волонтер Әмирә Гатина.

«Заман» ассоциациясе алга таба да милли татар тормышын җанландыру нияте белән чаралар оештырачак. Тиздән тарих фәннәре кандидаты Гадел Хәсәншинның «20нче гасыр башында ислам, реформалар кертү һәм җәдитчелек» темасына лекциясе көтелә. Ул Лондон университетында бу темага диссертация яклаган.

Сентябрь аенда татар теле дәресләре башланачак. 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100