news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Япон егете Чихиро Тагучи Лондон татарларының телне саклауда актив эшләвен әйтте

Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада җиңүчесе сүзләренчә, бүгенге көндә Лондонда "Татарча сөйләшү клубы" нәтиҗәле эшләп килә.

Япон егете Чихиро Тагучи Лондон татарларының телне саклауда актив эшләвен әйтте
Султан Исхаков

(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). VII Халыкара Татар теле һәм татар әдәбияты буенча олимпиаданың Гран-прия иясе, япон егете Чихиро Тагучи Лондон татарлары туган телләрен саклау юнәлешендә актив эш алып бара дип саный. Бу фикерен ул “Татар-информ” хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә сөйләде.

“Татарча сөйләшү клубы”н оештырып, атна саен татар теле дәресләрен үткәрәләр. Бергә очрашып, фәкать татарча гына сөйләшәбез. Аның башлап җибәрүчесе һәм укытучысы – татар галиме Рөстәм Сүлти”, - диде ул.

Чихиро сүзләренчә, Япониядә татарлар аз булганга күрә, мондый активлык күзәтелмәгән. “Лондон татарлары татар телен саклауда бик актив эш алып бара, мин моңа бик шат. Без бер дәреслек буенча укыйбыз. Ул “Татар телем – туган телем” дип атала. Кайчакта без татарча җырлар да җырлыйбыз”, - ди ул.

“Сер түгел, дәрестән тыш рус яисә инглиз теленә күчеп алгалыйлар, әмма дәрестә бары тик татарча гына аралашабыз, бу – төп таләп. Әгәр дә ялгыш кына рус яки инглиз сүзен кыстырсалар, “без монда татарча гына сөйләшәбез” дип әйтәбез”, - дип сөйләде Чихиро Тагучи.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100