news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Янн М’Вила: Голлар кертә алмау – тулаем команданың проблемасы

Үз-үзебезгә ышанычны арттыру өчен, бу уенда җиңү кирәк, ди ЦСКАга каршы уен алдыннан «Рубин» командасы футболчысы.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). «Рубин» футболчылары ЦСКА командасына каршы әзерләнә. Әле кичә генә Чемпионнар лигасында уйнаган Мәскәү футболчылары 26 ноябрьдә Казанда узачак матч алдыннан тулысынча сихәтләнеп бетәчәк, дип саный «Рубин» командасының француз ярымсакчысы Янн М’Вила. Көндәшнең арыган булуына игътибар итмәскә кирәк, диде бүгенге ачык күнегүләр вакытында футболчы.

«Сүз дә юк, алар эмоциональ һәм физик яктан арыган булачак. Әмма ЦСКА атнага ике матч уздырып ияләнгән инде. Алар тиз рәткә килә һәм уенга тулысынча әзер булачак. Безгә дә әзерләнергә кирәк, көндәшнең арыган булуына өмет итәргә ярамый. Безгә үз-үзебезгә ышанычны арттыру өчен, бу уенда җиңү кирәк», – диде Янн М’Вила.

«Рубин»ның соңгы матчларда гол кертә алмавына килгәндә, футболчы фикеренчә, команда уен саен мөмкинлекләр тудыра. Һөҗүмчеләргә азаккы мизгелдә әлеге мөмкинлекләрне чынга ашыру җитми, әмма һөҗүмчеләргә ышанычны югалтмаска кирәк", -  ди ул.

«Ләкин голлар кертә алмау һөҗүмчеләрнең генә түгел, тулаем команданың проблемасы. Ярымсакчылар яхшы пас бирергә, шул ук вакытта үзләре дә гол кертергә, ә сакчылар арттан торып һөҗүмгә кушылу белән булыша ала. Бәлки безгә вакыт-вакыт бәхет тә елмаймыйдыр. Ләкин без тырышабыз», – ди футболчы.

Янн М’Вила командадашы Цезарь Навасның әтисен соңгы юлга озатканнан соң кабат командага кайтуы да «Рубин»га дәрт өстәргә тиеш, дигән фикердә.

«Цезарь – команда өчен мөһим фигура. Аны Сергей Рыжиков һәм Гекдениз Карадениз белән рәттән куярга була. Ул уен кырында да, аннан тыш та лидерларның берсе. Безнең олы туганыбыз. Аның кайтуы безгә булышырга тиеш. Шатбыз һәм үз чиратыбызда аның өчен дә уйнарга тиешбез», – диде Янн М’Вила.

«Рубин» – ЦСКА матчы 26 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100