Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңгырлы һава торышы аркасында Татарстан аграрийлары 300 тонна ашлык җыеп бетерә алмаган
Татарстан аграрийлары быел һава торышы шартлары аркасында 300 тонна ашлык җыеп бетерә алмаган. Бу хакта республиканың Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.
«Яңгырлы һава торышы безгә зыян түгел, тик җыеп җиткермәдек. Зыян юк, тик җитмәүчелек бар. Әмма, яңгырлар шикәр чөгендере үсешенә, уҗым чәчүлекләренә уңай тәэсир итте», – дип сөйләде ул.
Марат Җәббаров сүзләренчә, яңгырлар ашлык сыйфатына да тәэсир иткән. Ашлык классын югалттык. Без мөмкин кадәр өченче класска эшлибез – күпләп ашлама кертәбез, үсемлекләрне саклау чаралары кулланабыз. Әмма өченче класстан дүртенче класска күчтек», – дип аңлатты ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз