Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңгырлар аркасында Куйбышев сусаклагычында су дәрәҗәсе нормадан артып киткән
Июль башында яңгырлар күп яву сәбәпле, Куйбышев сусаклагычында су дәрәҗәсе нормадан артып киткән. Бу хакта ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичә Федераль су ресурслары агентлыгында (Росводресурсы) Идел-Кама каскады гидроузелларының эш режимын җайга салу буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы булды. Татарстанны киңәшмәдә ТР экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин тәкъдим итте.
9 июльгә Куйбышев сусаклагычының Казан районындагы биеклеге (Балтыйк системасы буенча) 53,19 метр, ә гидроузелның өске бьефында 53,25 метр тәшкил итте. Билгеләр яңгыр сулары аркасында норма булган 53,0 метр дәрәҗәсеннән артып китте, дип ачыклык керттеләр республика ведомствосында.
Артык югары су дәрәҗәсе сусаклагыч ярларының җимерелү процессын активлаштырган һәм яр буе зонасында юллар юылуга китергән. Җирле халык министрлыкка әлеге вазгыятькә карата шикаятьләр җибәрә башлаган.
Шуңа бәйле рәвештә Азат Җиһаншин гидроузелның өске бьефында суның 53,3 метр тамгасына кадәр күтәрелүенә юл куймаска тәкъдим итте. Әлеге тәкъдим нигезендә Куйбышев сусаклагычының яңа эш режимын алдан килештерделәр. 9 июльдән 20 июльгә кадәр суны агызуны арттыру күздә тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз