news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңгыр һәм 20 градуска кадәр җылылык: Татарстанда салкынча һава торышы саклана

Бүген, 29 августта, Татарстанда салкынча һәм шактый дымлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Аязучан болытлы һава булачак. Көндез атмосфера басымы арту белән күпчелек районнарда явым-төшем тукталачак. Явым-төшем, нигездә төбәкнең көнчыгышында булырга мөмкин. Төньяктан исәчәк җилнең тизлеге секундына 7-12 метр тәшкил итәчәк, урыны белән 17-22 метрга кадәр көчәячәк.

Һава температурасы 15-20 градус (Казанда 18-20 градус) җылы булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100