news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Янгыннар сәбәпле Якутиянең Удачный шәһәрендә Корбан бәйрәме узмаячак

Юллар ябык булгач, иң якында — 600 км ераклыкта урнашкан совхоздан малларны китерә алмыйлар.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Янгыннар сәбәпле Якутиянең Удачный шәһәре тарихында беренче дип ниятләнгән Корбан бәйрәме узмаячак.

«Быел Удачный шәһәре тарихында без беренче мәртәбә корбан чалырга ниятләгән идек. Бездә печән, ашлык әзерләп булмагач, маллар асрамыйлар. Шуңа күрә моңарчы корбан да чалынганы юк. Унлап сыерны иң якында — 600 км ераклыкта урнашкан совхоздан кайтарту турында сөйләштек. Якутиядә янгыннар сәбәпле юллар ябык», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Удачный шәһәреннән Руфат Хәләвиев.

Руфат Хәләвиев алмаз шахтасында эшли һәм төп эшеннән бушаган арада шәһәрдә имам вазифасын башкара: мөселман балаларына исем куша, дин кардәшләрен соңгы юлга озата, җомга намазларын, дини бәйрәмнәрне оештыра. Ул Корбанга кайтып җитешмәгән малларны, соңрак булса да чалырга өметләнә. Сыерлар өчен акча алдан түләнгән булган.

«Удачныйда 15 меңгә якын кеше яши. Бездә Кавказ, Урта Азия илләреннән килгән мөселманнар күп. Шулай ук татарлар да бар. Җомга намазына алтмышлап, бәйрәмнәрдә йөздән артык кеше җыела, шуларның биш-алтысы татар», — диде Руфат хәзрәт.

Шәһәрдә ислам дине оешмасы 2015 елда гына теркәлгән. Аңарчы дини чаралар оештырылмаган. Оешманың әлегә мәчете дә юк. Намазларны арендага алынган фатирга җыелып укыйлар. Башлангыч чорда дин кардәшләре Руфат Хәләвиевнең шәхси фатирына җыела торган булганнар. Киләчәктә мөселманнар мәчет төзергә омтыла: акча җыеп караганнар, тик әлегә сумма җитәрлек түгел икән.

«Татар яшәгән җирдә мәчет булырга тиеш. Ничек тә аны булдырганчы тырышачакбыз», — диде Руфат Хәләвиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100