news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Янгыннан зыян күргән Йолдыз авылына ярдәм итү өчен Мәскәүдә хәйрия концерты була

Янгыннан зыян күргән Йолдыз авылына ярдәм итү өчен Мәскәүдә хәйрия концерты була
Рәмис Латыйпов

Мәскәүдә Курган өлкәсе Шадринск районының Йолдыз (Эчкен) авылында янгыннан зыян күргән кешеләргә ярдәм итү өчен хәйрия концерты була. Бу турыда Питер.Татар сайтында язылган.

2023 елның маенда Курган өлкәсенең Йолдыз авылында янгыннан 220 йорт юкка чыкты. Эчкен татарларының Җәмигъ мәчете янмый калган. Хәзер авыл халкына ярдәм кирәк. Авыл имамы Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллинның фатихасы алынган.

«Авыл кешеләренә ярдәм итү максатыннан оештырыла торган хәйрия концертына чакырабыз. Чарадан җыелган барлык акчалар 1429 елда нигез салынган Йолдыз авылын торгызуга юнәлдереләчәк», диелгән хәбәрдә.

Концертта Зур театр солисты Марат Гали, актер Камил Ларин, актер һәм режиссер Рамил Сабитов, Казан шәһәреннән музыкант Радик Газизов катнаша.

Концерт 3 июльдә 19:00 сәгатьтә Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының Көнчыгыш мәдәни үзәгендә (Мәскәү, Рождественка, 12 (метро Лубянка) була.

Фоторепортаж: Рәмис Латыйпов
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100