news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Янгыннан зыян күргән Йолдыз авылы имамының яңа өендә «Алтын туй һәм өй туе» мәҗлесе булды

Янгыннан зыян күргән Йолдыз авылы имамының яңа өендә «Алтын туй һәм өй туе» мәҗлесе булды
Фото: https://tatar-congress.org/

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Курган өлкәсендә эш сәфәрендә. Бүген ул Йолдыз авылында «Алтын туй һәм өй туе» мәҗлесендә катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы мәҗлес авыл имамы Әхмәдулла Хәбибуллин йортында узды. Алар хатыны белән 50 ел бергә гомер итә. Йолдыз халкына дин гыйлеме таратучы Әхмәдулла хәзрәт эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнә. Актив милләттәшләребезнең берсе буларак, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклауга да үз өлешен кертә.

Узган елның 7 маенда Йолдыз авылында янгын чыккач та, авылдашларына иң беренчеләрдән булып ярдәм итү өчен бар җаваплылыкны ул үз өстенә алды. Әхмәдулла Хәбибуллинның янгын вакытында үзенең дә йорты көлгә әйләнде, бар техникасы диярлек һәм чәчүлек орлыгы янып бетте.

Бүген Әхмәдулла Хәбибуллин гаиләсе язмыш сынауларын җиңеп чыгып бәйрәм итә. Хатыны белән бергә алтын туйларын яңа салынган йортларында туганнарын, дусларын җыеп билгеләп үтәләр.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев юбилярларны бәйрәмнәре белән котлап рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Фото: https://tatar-congress.org/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100