news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Янгыннан зыян күргән Эчкен авылы халкы Татарстанга рәхмәт әйтте

Янгыннан зыян күргән Эчкен авылы халкы Татарстанга рәхмәт әйтте
Эчкен авылында яшәүче Елена Шәмсетдинова һәм Хәдия Габдерәшитова
Рәмис Латыйпов

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Курган өлкәсе Эчкен (Йолдыз) авылына 20 тонналы йөк автомобиле белән халыктан җыелган гуманитар ярдәм илтте. Авыл халкы ярдәм өчен татарстанлыларга һәм татарларга рәхмәт әйтте.

85 яшьлек Елена Шәмсетдинованың йорт-җире тулысынча янгач, авылда яшәгән кызы янына күченгән. Йорт-җирсез калган дустын, 83 яшьлек Хәдия Габдерәшитованы да үзләренә сыендырганнар.

«Икебез бер диванда яткач, бик кыен иде. Мин дә кыбырдый алмыйм, ул да кыбырдарга да куркып ята. Яңа ятак булды. Татарстан халкына зур рәхмәт», - диде Елена Шәмсетдинова. Алар шулай ук көнкүреш кирәк-яраклары да алуларын әйттеләр.

«Бернәрсәсез калган идек. Ашаталар, эчертәләр, киендерделәр. Бер Аллаһыма бик зур рәхмәт, кызымның өе исән калды. Кая барыр идек», - диде ул.

Рузалия ханым янган өе янында

Фото: © Рәмис Латыйпов 

Рузалия ханым чиләк, көрәк, ятак, электр плитәсе алды. «Бик кирәкле әйберләр, нәрсә эшлик соң, бернәрсәсез калдык бит, бик кайгы, зур рәхмәт!» – диде ул. Ул вакытлыча күрше авылда яши, балалары янына шәһәргә китәсе килми. Ул бакчада эшләгән булган, өенә ут капканны сизми калган.

«Зур ут шары (утлы өермә турында сүз бара - ТИ) күршеләрнең йортының өстенә үк төште. Ул резина кебек янып китте. Иремдә машина кайгысы - тәгәрмәчләрне гараждан чыгарам дип йөреп, киемнәрне дә коткара алмый калдык. Мин «Янабыз» дип кычкырып, чүпрәк-чапрак алырга кергән идем, ул арада дөнья кап-кара төтен булды. Мине янгын сүндерүчеләр күтәреп алып чыкты, ишеккә күземне бәрделәр, кара янды», - дип сөйләде ул янгын чыккан көн турында.

Гуманитар ярдәмне тарату 

Фото: © Рәмис Латыйпов 

Гуманитар ярдәмне алып барган Разил Зиннәтуллин әйтүенчә, (Бөтендөнья татар конгрессы башкара комитеты җитәкчесе урынбасары) Татарстаннан 500 мең сумлык инструментлар җибәргәннәр. Эчкен авылында яшәүчеләр гуманитар ярдәмне алганда авылны торгызырга кирәклеген, шуңа да бензин пычкысы, болгарка кебек инструментлар кирәген әйттеләр. «Сезгә рәхмәт, шушы вәзгыятьтә ташламадыгыз», - диде алар гуманитар ярдәмне өләшкәндә.

Янгында фермерларның техникасы, складлары, чәчүлек орлыклары да янган 

Фото: © Рәмис Латыйпов 

Эльвира Миңнегәрәева зур хуҗалыклары булуын, ире белән фермерлык белән шөгыльләнгәнен һәм шушыларның барысы бер көндә югалганын күз яшьләре белән сөйләде.

«Бернәрсәбез калмады. Авылны калдырасыбыз килми. Өйне тергезербез инде. Без бит мөселманнар, без татарлар, барлык Россия мөселманнарына, Бөтендөнья татар конгрессына зур рәхмәт. Бөтен авылыбыздан!» - диде ул. Эльвира Миңнегәрәева беренче чиратта инструментлар кирәген әйтте. «Нәрсә бирсәгез дә, зур рәхмәт», - диде ул.

Йорт-җирсез калган һәм барыр урыны булмаганнар мәктәптә яши. «Татар-информ» редакциясе мәктәптә яшәүчеләргә һәм укучыларга хәләл тушенкалар һәм конфетлар илтте.

«Янгын турында хәбәр ишетелүгә, без социаль челтәрләрдә яздык, әле янгын авылга килеп тә җитмәгән иде. Шул минуттан булышу башланды. Иң беренче хәбәр Татарстаннан, Марс Тукаевтан килде. Әле авыл яңа иде, счет ачылып, акча җыела башланды. Шуннан бирле бөтен татар берләшеп, шул кайгыны йөрәгенә алып, булыша башлады. Рәхмәт, бердәмлекне күрсәттек. Бисмилла әйтеп, авылны торгызырбыз, өмет бар», - диде Конгрессның Курган бүлеге җитәкчесе Марат Юнысов.

«Безнең кайгы - Аллаһның сынавы. Без аны лаеклы уздырырга тиеш. Тырышабыз. Барысы да булыша. Зур рәхмәт Татарстанга. Аеруча конгресска. Без 15 минут саен элемтәдә, Марс Тукаев - молодец! Ул безнең егет. Без бергәләшеп олы авылыбызны күтәрербез», - диде авылның имам-хатыйбы, фермер Әхмәдулла Хәбибуллин.

Татарстаннан килгән йөк машинасы 

Фото: © Рәмис Латыйпов 

Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков та бүген Эчкенгә килгән иде. Татарстан делегациясе белән очрашу вакытында ул Татарстанга рәхмәт әйтте, диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин.

  • 8 майда Эчкен авылында чыккан янгында 380 йортның 228е янган, 7 кеше һәлак булган.

Гуманитар ярдәмне бушату

Фото: © Рәмис Латыйпов 

 

На правах рекламы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100