news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда аны бозган өчен штраф күләме ике тапкыр артачак

Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык ике тапкыр артачак. 2022 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек, ТР территориясендә урман һәм ландшафт янгыннарына юл куймау чаралары буенча ТР гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында шул хакта хәбәр иттеләр.

Әйтик, гражданнар өчен штрафның күләме 2 мең урынына 4 мең, вазифаи затларга исә 15 мең урынына 30 мең сум тәшкил итәчәк.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган юридик затлар 400 мең сумга штрафка тартылачак.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, 15 апрельдән торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләре һәм урманга якын урнашкан ял базаларында планнан тыш тикшерүләр үткәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot