news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Янгынга каршы режимда шашлык кыздыру мөмкин булган очракны әйттеләр

Урман янгыннары куркынычы зур булган торак пунктларда, бакчачылык биләмәләрендә, урманнар белән чиктәш булган ял итү урыннарында ачык учакта ризык пешерергә ярамый.

Янгынга каршы режимда шашлык кыздыру мөмкин булган очракны әйттеләр
архив/Михаил Захаров

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 10 апрельдән 17 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу көннәрдә аерым бер очракларда гына утта ризык пешерергә ярый. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе башлыгы урынбасары — күзәтчелек һәм профилактика эше идарәсе башлыгы Сергей Сергеев сөйләде.

«Урман янгыннары куркынычы зур булган торак пунктларда, бакчачылык биләмәләрендә, урманнар белән чиктәш булган ял итү урыннарында ачык утта ризык кыздырырга ярамый. Урманнар белән якын булмаган торак пунктларда гына мангалларда ризык пешерергә рөхсәт», — диде Сергей Сергеев.

Тик монда да кагыйдәләр бар: ризык утка чыдам җайланмада пешерелергә, корылмалардан биш метр ераклыкта булырга тиеш. Мангал кырыенда 2 метр радиуста коры чирәм, янып китүчән чүп булмавы шарт. Учак сүндерелгәнче контроль булырга тиеш, аннары я туфрак, я су сибәргә кирәк.

Сергей Сергеев Министрлар Кабинеты карарында урманнарга якын урнашкан торак пунктлар билгеләнгәнен әйтте. 96 торак пунктта, 48 бакчачылык оешмасында утта ризык пешерү ярамый.

«Махсус режим чорында республика территориясендә учак кабызу, коры чирәм яндыру тыела. Нинди генә торак пункт, бакчачылык оешмасы булмасын, янгынга каршы махсус режим вакытында ачык җирдә генә түгел, тимер мичкәләрдә дә чүп яндыру тыела», — дип белдерде белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100