news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Янгында зыян күргән Эчкен авылы кешеләренә яңа йорт өчен сертификат биреләчәк

Янгында зыян күргән Эчкен авылы кешеләренә яңа йорт өчен сертификат биреләчәк

Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков янгында зыян күргән Эчкен (Йолдыз) авылы халкы белән очрашты һәм кешеләргә яңа йорт өчен сертификат биреләчәген әйтте. Алар аны яңа торак яки фатир сатып алу өчен дә, яңа йорт төзелеше өчен дә куллана алачак. 

«Вазгыять катлаулы, эшләячәкбез. Хәзер кешеләр белән сөйләштек, зыян күрүчеләргә 10 мең, 50 мең сум күләмендә беренче түләүләр тапшырыла инде. Күбесе алды да. Шәхси документларны, теркәлү турында документларны яңарту эшләре төгәлләнеп килә», - диде Вадим Шумков «Татар-информ» журналистының очрашу нәтиҗәләре турында соравына җавап итеп.

Йортларны торгызуга бәйле мәсьәлә ике юнәлештә хәл ителергә тиеш.

«Әгәр бердәнбер йорт булган икән, төзелеш министрлыгы сертификаты буенча теркәлгән квадрат метрлар күләмен түлибез, төбәк буенча бер квадрат метрның бәясе – 58 меңгә якын. Әгәр бу бердәнбер торак булмаган һәм кешеләр аны өстәмә торак буларак кулланган икән, 500 мең түләнә. Ләкин тагын бик күп мәсьәлә бар, якынча 10 шундый очрак булды, кешеләр беренче вариантка да, икенче вариантка да туры килми. Бу кешеләр буенча аерым карар эшләнәчәк», - диде губернатор. 

Ул бюджет буенча бүтән мөмкинлек юклыгын искәртеп, «закон - закон инде» диде һәм аерым очраклар өчен бюджеттан тыш акчалар белән ярдәм итә алучыларга мөрәҗәгать итәчәген әйтте.

Губернатор әйтүенчә, фельдшер-акушерлык пункты турыдан-туры килешү буенча сату-алу үткәрмичә генә төзеләчәк, аның буенча килешү бүген-иртәгә була/ Бу вазгыятьне максималь дәрәҗәдә кулда тотачакбыз», диде ул.

Зыян күргән гаиләләрнең балалары коммерцияле лагерьләрдә бушлай ял итәчәк, өлкән яшьтәгеләрне Курган өлкәсе санаторийларда түләүсез дәвалау күздә тотыла.

Вадим Шумков казада зыян күргән эшмәкәрләргә дә ярдәм булачак, диде.

«Авыл хуҗалыгы техникасын, терлекләрен һәм каралты-кураларын югалткан эшмәкәрләр буенча да аерым карар эшләнә. Терлекләр өчен түләүләр инде бирелә, мал бәясенең 70 проценты түләнә. Авыл хуҗалыгы техникасы буенча да ярдәм бар, фикер алышабыз. Зыян килгән каралты-куралар өчен дә субсидияләр түләячәкбез», - диде губернатор.

  • 8 майда Курган өлкәсе Шадринск районы Эчкен - Йолдыз авылында янгын чыкты. Авыл җирлеге мәгълүматлары буенча, янгында 380 йортның 228е янган, 7 кеше һәлак булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100