news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Янгында каза күргән Эчкенгә ярдәм илткән мөселманнар халыкка хәләл ризык кирәген әйтә

Янгында каза күргән Эчкенгә ярдәм илткән мөселманнар халыкка хәләл ризык кирәген әйтә
Руслан Нурмәмәтов

Екатеринбургтагы «Мәгариф» (Просвещение) дини һәм тел өйрәнү үзәге оештырган Руслан Нурмәмәтов һәм волонтер, активист Руслан Әхмәров үз машиналары белән янгыннан каза күргән Курган өлкәсе Эчкен авылына ярдәм - ике генератор һәм хәләл ризык алып барган. Алар әйтүенчә, авыл халкына беренче чиратта хәләл ризык җитми.

«Монда бик күп чүпрәк-чапрак китергәннәр. Алар ул кадәр кирәк түгел. Беренче чиратта хәләл ризык, колбасалар, тушенкалар кирәк. 300 йорт янган, хәтта ике кеше дип алсаң да, 600 кеше. Күпме сосиска, колбаса, тушенка кирәк - зур күләм», - дигән аудиомөрәҗәгать ясаган Руслан Нурмәмәтов.

Руслан Нурмәмәтов төшергән видеодан аңлашылганча, авылда кичә янгыннар әле туктамаган булган. Ул 6 кешенең һәлак булуын, тагын бер кешенең хәбәрсез югалуын әйтә. Кичә авыл халкы 5 кешенең мәете табылуын, берсенең хәбәрсез югалуын әйткән иде.

Янгын турында хәбәр ирешкәч үк, Руслан хәзрәт үзенең телефонына гуманитар ярдәм җыю оештырган. Ярты көн эчендә 250 меңгә якын акча җыелган. Руслан Нурмәмәтов янгында каза күргәннәргә ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтә, Аллаһ ризалыкта булсын, ди. Хәзер ул, тагын ярдәм туплап, җомга көнне кабат барырга җыена.

«Бөтен халык борчыла, ярдәм җыюга әзер. Руслан хәзрәт бөтен кешегә рәхмәт әйтә, кайбер кешеләр 50 мең җибәргән, кемдер 10 мең, битарафлар юк. Авыл имамы Әхмәдулла хәзрәт әйтүенчә, җылы кием-салымны күп җибәрәләр, әмма анда халык хәләл ризыкка ияләшкән, беренче чиратта ашарга кирәк. Анда мәктәп белән мәчет исән калган, халык шунда җыелган», - диде Свердловск өлкәсе Урта Урал татарларының «Саф чишмә» айлык газетасы баш мөхәррире Фәвия Сафиуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Гуманитар ярдәмне тапшыру

Фото: © Руслан Нурмәмәтов 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100