news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Янгында каза күргән Эчкен авылыннан Миңнегәрәевләр гаиләсе: Барыбыз да өйгә кердек

Янгында каза күргән Эчкен авылыннан Миңнегәрәевләр гаиләсе: Барыбыз да өйгә кердек
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Курган өлкәсенең янгында каза күргән Йолдыз (Эчкен) авылыннан Эльвира һәм Кәлимулла Миңнегәрәевләр кышны җылы өйдә каршылый. Янгын вакытында аларның бөтен хуҗалыгы янып беткән булган. АларТатарстан Республикасы җитәкчесенә рәхмәтләрен җиткерде.

«Башта безгә бик авыр булды, берни калмады, көл һәм тимер генә калган иде. Рөстәм Нургали улы, Сезгә зур рәхмәт. Тиз арада Васил Гаптелгаяз улы үз командасы белән безгә килеп җитте. Бөтен авылны җәяү йөреп чыгып, безнең белән сөйләшкәннән соң, без аңладык: Татарстан безне ташламас. Шуннан мөселманнар күтәрелеп чыкты, өйләр салырга керештеләр. Гуманитар ярдәмнәр килде. Авыл халкы да ярдәм итте. Без «Татнефть» салган өйләрнең берсендә яшибез», – дип сөйләде ул «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында.

Гаиләгә веранда һәм мунча төзергә Оренбург эшмәкәре ярдәм иткән. «Мин үзем чик гаскәрләрендә хезмәт иттем. Оренбург өлкәсеннән Илдус Дәүләтов шулай ук чик гаскәрләрендә булган. Ул безгә веранда, мунча төзергә ярдәм итте. Авыл халкы рәхмәт сүзләрен әйтергә кушты. Без барыбыз да өйләргә кердек, зур рәхмәт», – диде ул.

Аның сүзләренә хатыны Эльвира да кушылды. «Без авыр хәлдә калган идек. Безне урамда калдырмаган өчен рәхмәт, җылы өйләребез бар», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100