news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Янгында йортсыз калган Хәдия Габдерәшитова: «Кечкенә генә ызбачык булса да ярар иде»

Янгыннан каза күргән Эчкен халкы беренче чиратта йорт салуда ярдәм сорый.

Янгында йортсыз калган Хәдия Габдерәшитова: «Кечкенә генә ызбачык булса да ярар иде»
Хәдия Габдерәшитова (сулда) һәм Елена Шәмсетдинова
Рәмис Латыйпов

Кичә Курган өлкәсе Эчкен авылына Татарстаннан гуманитар ярдәм килде. Авыл халкы ярдәм өчен рәхмәт әйтте һәм беренче чиратта йорт салуда ярдәм кирәклеген җиткерделәр.

83 яшьлек Хәдия Габдерәшитова һәм 85 яшьлек Елена Шәмсетдинова икесе дә ялгыз яши, балалары аерым, ирләре үлгән. 8 майда чыккан янгында 6 минут эчендә йортлары янып беткән, бернәрсәне дә алып чыга алмаганнар. Гуманитар ярдәмне өләшкәндә йорт кирәк-яраклары, чиләк-көрәк биргәч, Хәдия Габдерәшитова елап җибәрде.

«Бакчы менә, карт әбиләргә, чиләк бирделәр су сипмәле, көрәк бирделәр казымалы. Нәрсә казыйк соң, өебез дә юк, бер нәмәбез дә юк. Кешедә йөрим ишек төбеннән. Бер нәмәм дә юк, калмады. Кемгә керик икән, кая йөрик икән? Исән булса, йөрер идек, менә болай кая барырга кирәк?» - дип, таянган таягын күрсәгеп, әрнеп сөйләде Хәдия ханым «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Елена Шәмсетдинованың бер кызы авылда яши. Алар икесе дә шунда күченгән, әмма йорт кечкенә, бер диванда йоклыйлар.

Хәдия Габдерәшитова нинди ярдәм кирәк дигән сорауга җавабы булмавын әйтте. «Белмим, нәмә кирәген дә белмим инде хәзер. Аны бирсәләр, кая куябыз без? Куя торган җиребез дә юк», - диде ул. «Кая куярбыз аны? Кая илтербез? Шулай яшибез инде хәзер», - дип җөпләде Елена Шәмсетдинова.

«Ярар иде берәр ызбачык (избушка) кына салып бирсәләр, берәр кечкенә генә. Шунда яшәр идек. Шуңа да риза булыр идек. Тавыклар да бар иде, янмаганнар, биреп җибәрдем. Этем дә калган,тавыкларым да калган.Үзем генә юк», - дип сөйләде Хәдия Габдерәшитова.

Бераздан, башкалар белән сөйләшкәч, тынычлангач, алар гуманитар ярдәм өчен Татарстан халкына, ярдәм иткән башка кешеләргә рәхмәт әйттеләр, мондый хәсрәтне күрмәгез дигән теләкләр теләделәр. Аларга раскладушка да бирделәр, ятак мәсьәләсе хәл ителде, диде Елена Шәмсетдинова.

Гуманитар ярдәмне алырга җыелган авыл кешеләренең күбесе йорт булдыруда ярдәм сорады. Алар инструментлар, төзелеш кирәк-яраклары кирәк, ди.

Казанда яшәүче эшмәкәр Ильяс Гыймадов кичә халыкка төзелеш материаллары туплый башлавы турында мөрәҗәгать белән чыкты.

Авыл халкы белән очрашуда Курган губернаторы йорт салу өчен сертификатлар биреләчәген әйткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100