news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Янгын турында сигнал бирү җайланмалары ун елда 104 баланы коткарырга мөмкинлек биргән

Янгын турында сигнал бирү җайланмалары ун ел эчендә 104 баланың гомерен саклап калырга мөмкинлек биргән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча идарәсенең Күзәтчелек эшчәнлеге идарәсендә күзәтчелек һәм профилактика чараларын оештыру бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Садыйков «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгындагы матбугат очрашуында шул хакта сөйләде.

«Әлеге җиһазлар гади, җиңел куела, батарейкасы бер елга җитә. Төтен чыгуы турында вакытында хәбәр бирә. Җайланманың тавышы шулкадәр көчле ки, ул шул йортта яшәүче генә түгел, күршеләргә дә ишетелә. Андый очраклар бар. Без шушы җайланмаларны урнаштырырга өндибез. 2016 елдан бу җиһазлар 130 янгын очрагында, төтен чыгуы турында алдан сигнал биреп, 321 кешене, шул исәптән 104 баланың гомерен саклап калырга мөмкинлек бирде. Бу җайланмалар булмаса, янгыннар нәрсә белән тәмамланыр иде – анысын әйтеп булмый», – диде Айрат Садыйков.

Ул Зәй районында дүрт балалы алты кешелек гаилә янгында исән калуын мисалга китерде. «Гаилә өйдә вакытта ут сүнгән, шул чакта янгын турында сигнал бирү җайланмасы эшли башлый, гаилә урамга чыгып китә. Шунда алар чормага ут капканын күреп алган, аннары ялкын телләре йортка күчкән. Төтен һәм ут чыгу юлларын каплаган булса, янгынның фаҗига белән тәмамлануы да ихтимал иде», – дип билгеләп узды МЧС хезмәткәре.

news_right_1
news_right_2
news_bot