news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Янгын турында хәбәр җиткерү җайланмалары 67 кешене коткарган

Быел 20 меңнән артык йортта шундый җайланмалар урнаштырылган.

Янгын турында хәбәр җиткерү җайланмалары 67 кешене коткарган
Султан Исхаков

(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Янгын турында автоном хәбәр җиткерү җайланмалары 67 кешенең гомерен саклап калырга булышкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан буенча Баш идарәсенең дәүләт янгын күзәтчелеге һәм профилактик эш бүлеге башлыгы Максим Трущин хәбәр итте.

“Бу җиһазлар нәтиҗәлелеген күрсәтте. Быел 25 очракта шул җайланмалар коткарып калды. Барлыгы 67 кеше, шул исәптән 34 бала коткарылды”, - диде ул.

Янгын турында автоном хәбәр җиткерү җайланмаларын кую акциясе республикада 2016 елдан уздырыла. Инициатива Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган. Республикадан 20 млн 648 мең сум акча бүлеп бирелгән. Быел 20 меңнән артык йортта шундый җайланмалар урнаштырылган.

Максим Трущин әйтүенчә, нигездә, социаль куркыныч хәлдәге, күп балалы гаиләләргә өстенлек бирелә. Шулай ук, социаль яклау органнары химаясендә булган инвалидлар яшәүче йортларында, Бөек Ватан сугышы ветераннары йортларында куела. Быел яше 70 тән узган өлкәннәр яшәүче 10 меңнән артык йортта эш башкарылган. Бу эш төгәлләнеп килә.

“Мондый сигналны ишетүгә, ничек тә уянасың, ишетми калу мөмкин түгел. Кеше исерек булса да уяна”, - диде Максим Трущин. Ул янгын чыгуның төп сәбәбе ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, мичләрне дөрес кулланмау булуын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot