Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Янгын турында хәбәр итә торган сигнал ярдәмендә, Татарстанда яшәүче гаилә исән калган
Йортта сигнал бирә торган прибор Татарстан Президентының социаль программасы буенча республика бюджеты хисабына куелган.
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген кич Теләче авылында Пушкин урамында йорт янган. Бу хакта янгын сагының 101 номерына 18.47 сәгатьтә хәбәр иткәннәр.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр йортта хәбәр итә торган сигнал эшләвен ачыклаган. Нәтиҗәдә ир белән хатын һәм бабай янгын чыккан йорттан чыгып өлгергән.
Янгын сүндерүчеләр берничә минуттан 48 кв метр мәйдандагы янгынны сүндергән. Янгын чыгу сәбәбен ачыклыйлар.
Йортка сигнал бирә торган прибор Татарстан Президентының социаль программасы буенча республика бюджеты хисабына куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз