news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Янгын сүндерүчеләр Казан федераль университеты тулай торагыннан ун кешене коткарган

Бүген кич Казан федераль университеты тулай торагында янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Янгынның Кызыл Позиция урамындагы бинаның өченче катындагы бүлмәдә чыгуы ачыклана. Өченче кат тулысынча төтен белән тулган була.

Ут белән көрәшүчеләр килгәнче үк, тулай торактан 100 кеше эвакуацияләнә. Янгын сүндерүчеләр бишенче каттан тагын 10 кешене эвакуацияли.

Янгын 20:13 сәгатьтә сүндерелә. Янгын мәйданы 27 квадрат метр тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot