news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Янгын сигнализациясе эшләү сәбәпле, КФУдан студентларны эвакуацияләгәннәр

Соңрак ачыкланганча, янгын сигнализациясе, янгын вакытында хәбәр итү һәм эвакуация белән идарә итү системасы дөрес эшләмәгән.

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Янгын сигнализациясе эшләү сәбәпле, Казан федераль университетыннан студентларны эвакуацияләгәннәр.

Социаль челтәрләрдә Казан федераль университетының төп бинасыннан студентларны эвакуацияләгән мизгел сурәтләнгән видео һәм фото чыкты. Бу хакта «Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Автоматик янгын сигнализациясе, янгын вакытында хәбәр итү һәм эвакуация белән идарә итү системасы дөрес эшләмәгән. Хәзер университетның техник белгечләре бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый. 


news_right_1
news_right_2
news_bot