Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Янгын сүндерүчеләргә комачаулаган машинаны шаһитлар күчереп куйган
Янгын Казанның “Соловьиная роща” торак комплексындагы 100нче йортның җиденче катында булган.
(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”). Янгын сүндерү машинасына Казандагы йорт ишегалдына керергә комачаулаган автомобильне шаһитлар күчереп куйган. Бу хакта социаль челтәр кулланучылар хәбәр итә.
Янгын “Соловьиная роща” торак комплексындагы 100 нче йортның җиденче катында булган. “Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Тик ишегалдына куелган машиналар булмаса, зыян азрак булыр иде”, - ди шаһитлар.
Йортта яшәүчеләр төшергән видеода, шаһитларның янгын сүндерү машинасына керергә комачаулаган автомобильне күчергәне күренә.
Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә янгын сүндерү машиналары керү өчен юл киңлеге йортның биеклегенә бәйле булуын искәрттеләр. Әгәр бина 13 метрдан биек булмаса, керү юлы 3,5 метр булырга тиеш. Биеклек 46 метрга кадәр булганда, янгын сүндерү машинасы керә торган аралык - 4,2 метр. 46 метрдан биек булганда 6 метр ара буш кала.
Машина хуҗалары бу норманы боза һәм махсус техника керү юлын каплый икән, шәхси автомобиль хуҗаларына 2 меңгә кадәр штраф каралган. Ә машина фирмага теркәлгән булса, йөз меңнән 150 мең сумга кадәр штраф булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз