news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Янгын сүндерүчеләр Казанда яна торган тугыз катлы йорттан биш кешене коткарганнар

Янгын Фучик урамындагы йортның бер фатирында булган.

Янгын сүндерүчеләр Казанда яна торган тугыз катлы йорттан биш кешене коткарганнар
соцсети

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Янгын сүндерүчеләр Казанда яна торган тугыз катлы йорттан биш кешене коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Янгын турында хәбәр сәгать унберләр тирәсендә килде. Янгын Юлиус Фучик урамындагы 108нче йортның бишенче катында урнашкан фатирларның берсендә булды», – дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Янгын сүндерүчеләр йорттан биш кешене чыгарганнар, фатир хуҗабикәсе үзе чыккан.

Дүрт квадрат метр мәйданда булган янгынны берничә минут эчендә сүндергәннәр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot