Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Янгын сүндерүчеләр Казанда ут капкан фатирдан аңын югалткан ир-атны алып чыккан
Бүген кич бишенче яртылар тирәсендә Җиңү проспекты урамындагы 174нче йортның бишенче катында янгын чыккан.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Янгын сүндерүчеләр Казанда ут капкан фатирдан аңын югалткан ир-атны алып чыккан.
«Бүген 16.24 сәгатьтә 101нче янгын сагы чакыру номерына Җиңү проспекты урамындагы 174нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр килде», - дип сөйләделәр «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Урында бишенче каттагы фатир януы ачыкланган.
Торак эчендә аңсыз ир-ат табылган. Зыян күрүчене урамга алып чыгып, ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар. Алар 65 яшьлек ир-атны тикшергәч, 7нче шәһәр хастаханәсенә озаткан.
16.59 сәгатьтә мәйданы 10 квадрат метр тәшкил иткән янгын сүндерелгән. Ут чыгу сәбәпләре билгеләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз