Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Янгын сүндерүчеләр 70 гыйбадәтханәдә куркынычсызлык кагыйдәләре бозылуын ачыклаган
Раштуа бәйрәме алдыннан янгын сүндерүчеләр Татарстан гыйбадәтханәләрен тикшерә.
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның янгын сүндерүчеләре Раштуа бәйрәме алдыннан 70 гыйбадәтханәдә тикшерү үткәреп, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклаган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Раштуа чараларын уздыру өчен республикада барлыгы 252 объект җәлеп ителгән. Шуларның 70ендә 183 тәртип бозу очрагы табылган, 119ы инде бетерелгән. Казанда янгын сүндерүчеләр Рус Православие чиркәвенең 18 объектында янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозылуын тапкан. Аларда янгын күзәтчелеге һәм янгынга каршы федераль хезмәт хезмәткәрләренең кизү торуы оештырылган.
Профилактик тикшерү барышында инспекторлар руханиларга, персоналга һәм мәхәллә кешеләренә янгын куркынычсызлыгы турында сөйли. Шул рәвешле 2300 кеше инструкция алган инде.
Раштуа бәйрәмнәрен үткәрү объектларында 127 янгынга каршы федераль хезмәт, 109 янгын күзәтчелеге, 28 дәүләт контроль идарәсе хезмәткәрләре, биш ирекле кеше һәм дүрт муниципаль янгын сагы хезмәткәре кизү торачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз