news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Янгын куркынычы югары булу сәбәпле, Татарстанда кабат шторм кисәтүе игълан ителде

Урман янгыннары куркынычы югары булу сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.

Метеорологлар мәгълүматлары буенча, 25 августтан 1 сентябрьгә кадәр Татарстан территориясендә урманнарда урыны белән югары (4 класс) һәм гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы саклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә билгеләп үтүләренчә, бу чорда табигый янгыннар чыгу, янгынның торак пунктларга, торак йортларга, хуҗалык һәм бакча корылмаларына таралу куркынычы арта.

Фото: © «Татар-информ»

Әгәр янгын башланганын күрсәгез, мисал өчен, үлән януын, янгынны сүндерергә тырышып карагыз. Әгәр янгын көчәйсә, вакытында ераккарак китегез.

Мондый очракларда ашыгыч хезмәтнең бердәм 112 һәм 01 номерына шалтыратырга киңәш ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100