news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучы аграрийлар ярдәмнән коры калырга мөмкин

Җир хуҗалары еш кына узган елдан калган һәм чабылмаган үләнне яндыра. Бу исә урман янгыннарына сәбәпче була.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучы авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге җирләрнең хуҗалары дәүләт ярдәменнән коры калырга мөмкин.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шул хактагы нигезләмәне федераль дәрәҗәдә беркетергә телиләр.

«Авыл хуҗалыгы объектларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү мәсьәләсендә кагыйдәләр катгыйландырылачак», - дип искәрттеләр ведомствода.

Шуңа бәйле рәвештә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә кырларда калган салам һәм үләнне яндырырга ярамый. Ягулык-майлау материалларының җиргә агуына юл куймас өчен техникага техник карау үткәрергә кирәк. Моннан тыш, янгынның җәелүенә киртә тудыручы полосалар ясый торган җир сөрү техникасы, шулай ук янгынны сүндерү өчен су баклары булуы зарур.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүнең төп сәбәбе – авыл хуҗалыгы җирләрендәге чүп үләннәре. Җир хуҗалары еш кына узган елдан калган һәм чабылмаган үләнне яндыра. Бу исә, үз чиратында, урман янгыннарына китерергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100