news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Янгын куркынычсызлыгы буенча кагыйдә бозган клуб, кафеларның «кара исемлеге» билгеле

Аларның кайберләренә карата администртив эш кузгатылган, штраф салынган, кайсылары хакында прокуратурага мәгълүмати хатлар җибәрелгән

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»).  Татарстанда төнге күңел ачу урыннарында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерүләр нәтиҗәсендә, аерым алганда, Казанда шушы кагыйдәләргә туры килмәгән клублар, кафеларның «кара исемлеге» төзелгән.

 Җыеп кына әйткәндә, ябылу янаган исемлектә «Арена», «Штат 51», «Люксор», «Пирамида» һәм «Эрмитаж» төнге клублары бар. Шулай ук «Империал», «Крылья», «Латина», «Лондон», «Терминал», «Монро», «Тихое место», «Зажигалка», «Эпатаж», «Дилмон», «Джункер», «Фэшн-клуб», «Аутхолл», «Фарфор», «Арон», «Четыре комнаты», «Гагарин», «Мурена», «Гранберри», «Сахара», «Карабас», «1001 ночь» һәм «50/50» кебек барлыгы 28 күңел ачу урыннары да кертелгән. Аларның кайберләренә карата администртив эш кузгатылган, штраф салынган, кайсылары хакында прокуратурага мәгълүмати хатлар җибәрелгән, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100