news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Янгын кисәткеч тавышын ишетеп, күршеләре өлкәннәрне уттан күтәреп алып чыккан

Узган шимбәдә республиканың Әлки районы Садиково авылында янгын чыкты.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Янгын кисәткеч тавышын ишетеп һәм төтенне күреп, ир-ат өлкән яшьтәге күршеләрен уттан алып чыккан. Бу хакта «Татар-инфомр»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Шимбә көнне, 14 сентябрьдә, Садиково авылында яшәүче 28 яшьлек Григорий Зварич, өлкән яшьтәге пар яши торган өй яныннан үткәндә, йорттан чыккан төтенне күрә, автоном янгын кисәткеч тавышын да ишетә», – диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Ир янган йортка кереп, уттан котылырга теләгән хуҗабикәне күреп ала. Ул хатын-кызны урамга алып чыга, шуннан соң янгын ялмап алган бинага әйләнеп керә. Анда пенсионер ханымның өлкән яшьтәге үзе йөри алмый торган ире була. Ир пенсионерны кулына күтәреп, урамга алып чыга.

Өлкән яшьтәге ир белән хатынны коткарганнан соң, ир янә өйгә әйләнеп керә. Ул хуҗаларның кыйммәтле әйберләрен һәм документларын чыгарырга булыша.

Янгын 60 квадрат метр мәйданны тәшкил иткән. Фаҗиганең сәбәбе - электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.

news_right_1
news_right_2
news_bot