Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Янгын күзәтчелеге мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерә башлады
Быел Татарстанда 3710 уку йорты укучылар кабул итәчәк.
(Казан, 7 август, "Татар-информ"). Дәүләт янгын күзәтчелеге Татарстан мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерә башлады. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Белем бирү учреждениеләрен яңа уку елы башына әзерләү максатларында республиканың барлык муниципаль районнарында ведомствоара комиссияләр эше оештырылган, алар составына күзәтчелек эшчәнлегенең территориаль бүлекчәләре хезмәткәрләре кертелгән, диелә бу хәбәрдә.
Быел 1 сентябрьгә 3710 уку йорты үз ишекләрен ачачак. 17 гомуми белем бирү учреждениесе буенча әзерлек актларына кул куелган инде. Калганнары кабул итү өчен 20 августка кадәр тәкъдим ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз