news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Янгын күзәтчелеге инспекторлары картлар йортларын ел саен тикшереп торачак

Берьюлы уннан артык карт һәм инвалид кешеләр яшәгән интернат-йортлар янгыннан аеруча нык сакланырга тиешле объектлар рәтенә кертелгән.

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Быелдан башлап, Россиядә барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, шулай ук картлар һәм инвалидлар йортлары дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре тарафыннан елга бер тапкыр тикшерелә торган булачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Берьюлы уннан артык карт һәм инвалид кешеләр яшәгән интернат-йортлар янгыннан аеруча нык сакланырга тиешле объектлар рәтенә кертелгән. Бу балалар бакчаларына һәм балалар лагерьларына да кагыла.

Мәсәлән, янгын чыгуын кисәтүчеләр башка оешмаларны план буенча ике-өч яки биш-алты елга бер тапкыр тикшерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot