news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Янгын эчендә җәрәхәтләнгән пенсионер

Янгын эчендә җәрәхәтләнгән пенсионер

(Казан, 18 август, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Кичә Чаллыда бер фатирда янгын сүндерүчеләр башы җәрәхәтләнгән ир-ат гәүдәсенә тап булган. Янгын чыгуны тикшерүчеләр фатирга җинаять эзләрен яшерү максаты белән ут төрткәннәр, дип фаразлый.

Янгын иртә белән ялгыз пенсионер яшәүче биш катлы йортта чыккан. Төтен исен күршесе сизеп алган һәм ярдәмгә чакырган. Әмма ишекне ачкач, көчле төтен булу сәбәпле, эчкә керә алмаган. Хуҗаның үле гәүдәсенә янгын сүндерүчеләр тап булган. Һәлакәт урынына хокук саклау органнары хезмәткәрләре чакырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100