Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Янгын чыккан биш катлы йорттан биш олы кешене һәм өч баланы коткарганнар
Бүген Васильево бистәсендәге йортта чыккан янгын бер бүлмәле фатирны юкка чыгарган.
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда биш өлкән кешене һәм өч баланы янган йортның өске катларыннан коткарганнар. Бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген 14.50 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм 112номерына Яшел Үзән районының Васильево бистәсендәге Октябрь урамында биш катлы йортның өченче катында фатир януы турында хәбәр алынган. Йортның өске катларындагы кешеләр төтен булганга чыга алмаган һәм ярдәм сораган.

153нче янгын сүндерү часте янгын автобаскычы ярдәмендә йортның 4 һәм 5 катыннан сигез кешене (шул исәптән өч баланы) коткарган. Моннан тыш, өченче каттан подъезддан янгын сүндерүчеләр битлекләр ярдәмендә урамга тагын өч кешене чыгарган.

Янгын мәйданы 32 квадрат метр тәшкил иткән. Ут бер бүлмәле фатирда мебель һәм әйберләрне юкка чыгарган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.



Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз