news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Янгын чыккан базар территорияләрендә яңа сату нокталары булдырылачак

Сәүдәгәрләргә, альтернатива буларак, башка базарларда 700 ләп сату урыны тәкъдим ителгән

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Билгеле булганча, узган атнада Казанның ике эре базарында янгын чыкты. Бүген Казан җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмшсендә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта, янгыннан зыян күргән мәйданнарда төзекләндерү эшләре башланган.

12 октябрь көнне “Караваево” базарында булган янгын нәтиҗәсендә 150 сәүдә ноктасыннан 70 нокта тулысынча янып беткән, 60 сы зыян күргән. 13 октябрь көнне халык телендә Вьетнам базары дип йөртелә торган “Витарус” ҖЧҖ павильонындагы янгын нәтиҗәсендә 1190 сату ноктасының 960 ы янып беткән, 230 ы гына сакланып калган. Бу — 8 мең квадрат метр мәйданның 5,6 мең квадрат метры дигән сүз.

Сәүдәгәрләргә, альтернатива буларак, башка базарларда 700 ләп сату урыны тәкъдим ителгән. Сәүдә үзәкләрендә алар өчен ташламалар да каралачак. Сакланып калган сату нокталарында сатуны яңарту мөмкинлеге дә бар.

“Караваево” сәүдә үзәгендә янгыннан исән калган ит сату территориясендә, зыян күргән сәүдәгәрләр өчен 15 яңа сату ноктасы булдырылачак. Шулай ук, бу базар янында 12 өстәмә павильон урнаштырылган.

“Витарус” ҖЧҖ та булган янгын нәтиҗәсендә 600 дән артык сәүдәгәр зыян күргән, һәм 400 ләп сатучы эшсез калган. Хәзерге вакытта шәһәр җитәкчелеге, базар территориясендә, 350 яңа урын булдыру схемасын төзү өстендә эш алып бара. Параллель рәвештә, янган мәйданны чистарту эшләре дә алып барыла. Анда мәйданы 6 мең квадрат метр булган яңа сәүдә үзәге төзеләчәк.

Илсур Метшин исә, сәүдәгәрләр өчен урыннар булдырырга һәм аларга ярдәм итәргә кирәк, дигән йөкләмә бирде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100