news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Янгын чыгуга электр приборлары сәбәп булган

Янгын чыгуга электр приборлары сәбәп булган

(Казан, 2 февраль, "Татар-информ"). Янгынга каршы дәүләт хезмәте матбугат үзәге мәгълүматларына караганда, 2004 елда электр приборлары белән саксыз эш итү аркасында 165 янгын чыгу очрагы теркәлгән.

Болгар шәһәренең Ленин урамында урнашкан Казанның күпләп сату базарында электр җылыткычы өстенә төшкән юрганга ут кабу сәбәпле янгын чыккан. Янгын аркасында склад 10 мең сумлык зыян күргән. Шулай ук, Нурлат районының Чуваш Тимерлек авылындагы "Виктория" кибетендә дә янгын шул сәбәпле чыккан. Нәтиҗәдә, кибеткә шактый зыян килгән.

Янгынга каршы дәүләт хезмәте республика гражданнарына электр мичләрен файдаланганда сак эш итәргә, тиз кабынып китә торган әйберләрдән читтә тотарга һәм караучысыз калдырмаска киңәш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100