Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Янгын чыгу сәбәпле, Яшел Үзәндә биш катлы йортта яшәүчеләр урамда калган
Янгын кичә кич Малая Красная урамында булган.
(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Кичә кич биш катлы йорт коридорында янгын чыгу сәбәпле, Яшел Үзәндә 20 кеше урамда калган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Кичә, 30 августта, 22.20 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Малая Красная урамында 1нче йортта фатир януы турында хәбәр килде», – дип ачыклык керттеләр министрлык матбугат хезмәтендә.
Янгын урынына килгән 53нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре өченче катта коридорда диван януын ачыклаган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче бу йортта яшәүче 20 кеше үзләре урамга чыккан.
Янгынны биш минутта сүндергәннәр. Зыян күрүчеләр юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз