Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Янгын булган Эчкен авылы балаларына велосипед бүләк иттеләр
Курган өлкәсендә чыккан көчле янгында янып бетә язган Эчкен-Йолдыз авылында Милли Шураның күчмә утырышы башланды. Утырыш алдыннан, авылның урта мәктәбендә булып, укучыларга велосипедлар бүләк иттеләр.
«Без балаларны читтә калдыра алмадык. Мәгариф министрлыгы аша балаларны лагерьга чакырдык. Алар берничә ай дәвамында Актаныш районында ял иттеләр. Аннары Чаллы шәһәренә бардылар, «КамАЗ» командасы белән таныштылар, дельфинарийда булдылар. Шунда балаларга мәктәп формасы тегү турында карар кабул ителде, чөнки бар киемнәр дә янып бетте, ә Чаллыда бик яхшы комбинат бар», – дип сөйләде Васил Шәйхразыев.
Эчкен-Йолдыз авылы урта белем бирү мәктәбендә өч авылдан 68 бала укый. Мәктәп формасы, рюкзаклар Йолдыз авылында яшәүче балаларга гына тектерелгән. Велосипедлар туганнан алып, 17 яшькә кадәрге балаларга бүләк ителде.
Мәктәп директоры Елена Мөхәммәтҗанова һәм мәктәп директоры урынбасары Гөлсимә Байтирәкова Татарстанга зур рәхмәтен белдерде.
«Мәктәп коллективы исеменннән Татарстанга зур рәхмәт. Сезнең ышанычыгызны һәм игътибарыгызны акларбыз, дип уйлыйбыз», – диде Елена Мөхәммәтҗанова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз