news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Янгын аркасында Казандагы балалар бакчасыннан балаларны һәм персоналны эвакуацияләгәннәр

Бүген көндез Казанның Глушко урамындагы 185нче балалар бакчасында янгын чыккан.

Подвалда ике квадрат метр мәйданда карават янган.

«Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, янгын сүндерүчеләр килгәнче балалар бакчасы администрациясе 70 баланы һәм 15 персоналны эвакуацияләгән.

Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән. Янгынның сәбәбен Дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре ачыклаячак.

Фото: © социаль челтәрләр

news_right_1
news_right_2
news_bot