news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Янгын аркасында бизнессыз калган Чаллы эшмәкәрләренә ярдәм итәчәкләр

Янгын аркасында бизнессыз калган Чаллы эшмәкәрләренә ярдәм итәчәкләр
Фото: http://shahrichalli.ru/

Чаллыга Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Татарстан Рәисе ярдәмчесе Фәрид Әбелганиев килде. Янгында зыян күргән эшмәкәрләрне - инициатив төркемне шәһәр хакимияте бинасында җыйдылар. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Искәртик, «Гараж 500» базарында чыккан янгын нәтиҗәсендә 100гә якын эшмәкәр зыян күрде. Аларның һәркайсы белән аерым эшләячәкләр.

«Эшмәкәрләргә 36 айга 5 млн сумга кадәр кредит бирү мөмкинлеге бар. Процент ставкасы зур түгел - 1 процент. Кредитның төп түләүләрен дә 6 ай түләмәскә ярый. Үзмәшгуль эшмәкәрләргә дә шундый ук шартлар белән 500 мең сум биреләчәк», - диде министр.

Мидхәт Шаһиәхмәтов банкларның эшмәкәрләр хәленә керүләрен сорады. Моңарчы алган кредитларын реструктуризацияләү мөмкинлеген булдырырга киңәш итте.

«Пандемия вакытында проблемадан чыгу юлларын таптык, хәзер дә эшмәкәрләргә эшләп китәргә ярдәм итәрсез дип уйлыйм. Булышмас өчен сәбәпләр эзләмәгез. Эшмәкәрнең һәрберсе белән аерым эшләгез», - диде ул.

Салым инспекциясе җитәкчелегенә дә салым буенча бурычларын түләүне кичектерүне сорады.

Очрашуда Наил Мәһдиев аренда мәсьәләсенә дә тукталды. «Заритал» җитәкчелегенә эшмәкәрләргә аренда түләүләрен кичектерүне сорады. Мэр шәһәрнең берничә сәүдә үзәгендә очсыз бәягә арендага павильоннар бирелүен хәбәр итте.

«Бизнес алып бару өчен ташламалы бәягә берничә аренда мәйданнары тәкъдим итәләр. 1 кв. метры нибары 500 сумнан. «Заритал»да («Гараж 500») 635 сум булган. Әле очсызрак та», - диде мэр Наил Мәһдиев.

Фото: http://shahrichalli.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100