news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Яндекс”ның пилотсыз автомобиле Мәскәүдән Казанга килде

Автомобиль 11 сәгать эчендә 780 чакрым узды.

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”). “Яндекс.Такси”ның  пилотсыз автомобиле Мәскәүдән Казанга беренче сәфәрен ясады. Бу хакта сервисның “ВКонтакте” социаль челтәрендәге рәсми төркемдә хәбәр ителә.

Пилотсыз автомобиль 11 сәгатьтә 780 чакрым узды. Сәфәрнең төп максаты - поездны шәһәр яны юлында төрле юл һәм һава шартларында сынау, диелгән әлеге хәбәрдә.

Сәфәр вакытында йөртүче канәфиендә теләсә кайсы вакытта идарәне үзенә алырга әзер пилот утырган. Әмма машина юлның 99 процентын мөстәкыйль барган.

news_right_1
news_right_2
news_bot