Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Яндекс» Казанда парковкалар буенча навигаторның яңа төрен эшләтеп җибәрде
Парковкалар турында мәгълүматны Россия шәһәрләренең бары җидесендә генә алырга мөмкин.
(Түбән Новгород, 27 октябрь, «Татар-информ», Константин Барановский). «Яндекс» Казанда парковкалардан куллану буенча навигаторның яңа төрен эшләтеп җибәрде. Парковкалар турында мәгълүматны Россия шәһәрләренең бары җидесендә: Казан, Түбән Новгород, Екатеринбург, Краснодар, Новосибирск, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта гына алырга мөмкин. Чит илләрдә исә Киев һәм Минскида. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Яндекс.Навигатор» – «Яндекс»ның автомобильчеләр өчен мобиль кушымтасы машинаны нинди парковкаларда калдырып булганны күрсәттә. Навигаторның яңа төрендә автомобильне штраф стоянкага алып китәрләр дип курыкмыйча калдырып булган урыннар картада зәңгәр төс, ә түләүлеләре акча билгесе белән тамгаланган.
Мәскәү өчен үзенчәлек бар: машинаны бернинди очракта да калдырырга ярамаган, ягъни аны эвакуацияләчәк урыннар кызыл төс белән билгеләнгән.
Навигаторны эшләүчеләр мәгълүматны берничә чыганактан, шул исәптән муниципаль сайтлардан һәм Халык картасыннан алалар. Соңгысына кулланучылар автотукталышларны һәм парковка урыннарын үзләре өстәп куя алалар, шул исәптән оешма һәм сәүдә үзәкләре алдындагы машина кую урыннарын да.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз