news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Яндекс" Казан хакында мультфильм төшергән
Узган ел башка шәһәрләрдә яшәүчеләр Казан хакында 50 миллион тапкыр мәгълүмат эзләгән.
Скопировать ссылку
(Казан, 21 август, "Татар-информ"). "Яндекс" Казан хакында мультфильм төшергән. Салехард татарларының "Ватан" автономиясе хәбәр итүенчә, фильм кешеләрнең эзләү системасында шәһәр хакында нәрсә белергә теләүләренә багышлана.
"Яндекс" системасында, узган ел, башка шәһәрләрдә яшәүчеләр Казан хакында 50 миллион тапкыр мәгълүмат эзләгән.
Фильмда Казан шәһәренә 1000 елдан артык булуы, республикада ике дәүләт теле булып, күп кенә татар сүзләренең руслар өчен дә аңлаешлы булуы хакында сөйләнелә. Шулай ук, татар халкының милли ризыклары: кыстыбый, чәкчәк, өчпочмак, гөбәдия һ.б. хакында мәгълүмат бирелә.
Казан урамнары, югары уку йортлары һ.б. хакында кыскача мәгълүмат әлеге 2 минутлык тасмада урын алган.
Мультфильмны 36 меңнән артык кеше карарга өлгергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2