news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Яндекс.Драйв» автомобилен йөртүче исерек ир-атны тоткарлау турында видео чыкты

Каршеринг автомобиль белән җиңел машина катнашындагы һәлакәт кичә көндез Царицыно бистәсендә Каспий урамында булган.

«Яндекс.Драйв» автомобилен йөртүче исерек ир-атны тоткарлау турында видео чыкты
Скриншот

(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Юл-транспорт һәлакәте урыныннан качарга омтылган «Яндекс.Драйв» автомобилен йөртүчене тоткарлау турында видео чыкты.

Видеода дуамал йөртүчене берьюлы берничә ир-атның (икесе полицейский) тынычландырырга тырышуы күренә.



«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, кичә Царицыно бистәсендә Каспий урамында «Яндекс.Драйв» каршеринг автомобиленең исерек йөртүчесе юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган һәм һәлакәт урыныннан качарга тырышкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot